Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа өйләнешкән парларга репродуктив сәламәтлекне тикшерү өчен бушлай сертификат биреләчәк

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Репродуктив медицина буенча «Скандинавия» клиникасының генераль директор урынбасары, ТР атказанган табибы Фирая Сабирова сөйләде. Мондый медицина тикшеренүен, сәламәтлектә килеп чыккан проблемаларны вакытында ачыклау мөһимлеге турында искәртте ул.

Әлеге проект «Скандинавия» клиникасы базасында Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Сертификат ярдәмендә парлар йөклелекнең катлаулануына китерә алган иң төп проблемаларны хәл итә алу мөмкинлегенә ия булачак.

Сертификатка ия булучы парлар гинеколог һәм уролог табибларына беренчел һәм кабат килү, анализларны тапшыру, узилар узу, тикшеренүләр һәм консультация алу кебек ярдәмгә ия булачак. Ярдәм алу өчен 40 яшькә кадәрге парлар мөрәҗәгать итә ала.

Статистика күрсәткәнчә, 25 % очракта йөклелек төрле вакытта өзелергә мөмкин. 10% хатын-кызлар баланы вакытыннан алда табалар. Үсеш кимчелекләре булган бала туу очраклары да аз түгел. Чөнки йөклелек планлаштырылмаган була. Сертификат бу проблемаларны булдырмау, ирле-хатынлы парны йөклелеккә һәм сәламәт бала тууга әзерләү өчен менә дигән чара  булып торачак. 

Автор фотолары 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ