Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул ителә

Тәкъдимнәр 2024 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә.

Ел саен үткәрелә торган «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумында кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, эшкуарлык инициативасына ярдәм итү, технологияләр, мәгариф һәм башка социаль әһәмияткә ия өлкәләрдәге тәкъдимнәр һәм проектлар каралачак.


 Идеяләр һәм тәкъдимнәр «Халыкның тормыш сыйфаты», «Икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү», «Тормыш өчен мәйдан», «Нәтиҗәле хезмәт һәм мәгариф», «Технологик үсеш», «Мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы карарлар» һәм «Эффектив дәүләт» номинацияләре буенча кабул ителә. Россия Федерациясендә яшәүче теләсә кайсы кеше гариза бирә ала. Моның өчен идея.росконгресс.рф платформасында теркәлергә һәм кирәкле номинацияне сайларга кирәк. Тәкъдимнәр 2024 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. 
 
Белешмә:
Беренче «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы 2020 елда узган иде. Чара кысаларында 14 768 инициатива һәм проект җыелды. 2022 елда лидерлар илне үстерү өчен 19 512 идея, 2023 елда исә 23 563 не тәкъдим иткәннәр. 

Мөршидә Кыямова 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ