Логотип Магариф уку
Цитата:

Язгы каникулларны Кырымда үткәр

21 марттан 2 апрельгә кадәр Татарстан яшүсмерләре язгы каникулларда Кырымның Форос утравындагы «Сәләт — Ак Барс»та «Офык.Язмыш» сменасында үткәрә алачак. Яшүсмерләргә юллама бушлай түгел.

Биредә яшүсмерләр өчен бай программа тәкъдим ителә: вокал (музыкаль репертуарны сайлау һәм аны эшкәртү, тавышны үстерү), контемпем һәм йога сузылу (тамашачыга күрсәтүгә юнәлдерелгән сәхнә биюе), сәхнә сөйләме буенча мастер-класслар. Моннан тыш, ял итүчеләр иҗади роликлар ясарга, аларны монтажларга, интеллектуаль уеннарда да катнаша алачак.
Дәрес программасыннан тыш, башка чаралар да каралган. Әйтик, яшүсмерләргә кино, һөнәри юнәлеш һәм СМИ, фотография, декорацияләр ясау, каллиграфия буенча белемнәрен арттыра алачаклар.
Сменада катнашу шартлары белән тулырак "Сәләт" сайтында танышырга була.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ