Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиде буын бабаңны беләсеңме?

Бөтендөнья татар конгрессы ТР муниципаль районнарының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә «Шәҗәрә – Моя родословная» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесен оештыра.

Узган ел ахырында өченче тапкыр узган фестиваль-проектның финалы Арчада үтте. Әле проект  соңгы елларда нәсел тарихы белән кызыксынучылар саны артуын күрсәтә.
Соңгы елларда нәсел тарихы белән кызыксынучылар саны артып китте. Ерак бабаларыбызның кем булулары, нинди кәсеп белән гомер итүләре күпләребезне кызыксындыра. Кайберәүләр хәтта нәсел агачын барлау белән дә шөгыльләнә һәм бу юнәлештә уңышларга да ирешә.


Тарихчы Рамил Габдрәхимов ислам динендә һәрбер кеше әти-әни ягыннан җиде буын бабаларын белергә, алар рухына дога кылып торырга тиеш дип саный.


Исегезгә төшереп узабыз: гарәп телендә «шәҗәрә» агач дигәнне аңлата. Шулай итеп, шәҗәрә ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән нәсел агачы.

Мавыктыргыч олуг хезмәтне нәрсәдән башларга соң? Әлбәттә өйдәге әти-әни, әби-бабай хатирәләрен барлаудан. Калын дәфтәр алып, һәрберсенең кайда туган, елын теркәп куясыз. Балачак хатирәләрен, үз әти-әниләрегезнең истәлекләрен сөйләтәсез. Хәзерге технологияләр заманында видео, фотолар эшләргә дә мөмкинлек бар. 
Ә инде тирәнрәк керә барган саен, төрле архивларга йөрү дә кирәк булачак. «Нәсел тамырларын барлаганда, архивтагы метрика кенәгәләре белән эшлибез, – ди шәҗәрәләр төзү остасы Рамил Габдрәхимов. –  Бу имамнарның мәхәлләдәге туучы, өйләнүче, талак кылучы, үлүчеләрне язып барган көндәлеге. Алар 1830 еллардан алып 1917, кайчак 1920, хәтта 1930 елларга кадәр тәртипләп тутырылган». 


Кайберәүләр гарәп имласын танымый яки  сабырлыгы җитмәсә архивка заказ биреп, бабаларын эзләтә ала. Ревизия язмалары исә ераграк чор – 6 һәм 7 буын балаларны да ачыкларга ярдәм итәчәк. Бу язмалар (русча «сказывать» сүзеннән) – дәүләтнең салым түләтер өчен халыкны исәпкә алып барган документы. Белгечләр раславынча, тарихны өйрәнгәндә бик кирәкле һәм кыйммәтле чыганаклар.


Шунысын да искәртергә кирәк: Интернетта шәҗәрә төзергә ярдәм итә торган сайтлар күп, мәсәлән, myheritage.com сайтында бөтен мәгълүматны тутырып барырга уңайлы. Шәҗәрә төзү барлык туганнарны берләштерә торган гамәл дә әле ул. Нәсел агачыңны барлаганда, шактый күп туганнарны ачыклап чыгарга мөмкин.  

Интернеттан мәгълүмат эзләгәндә, аеруча игътибарлы булырга кирәк. Фамилияләр, авыл, шәһәр исемнәрен төгәл билгеләргә кирәк. 


– Татарстанның чик янында урнашкан районнары буенча, документлар күрше төбәкләрдә саклана ала. Мәсәлән, Актаныш, Тукай, Минзәлә районнары буенча кайбер документлар Уфада. Буа районы буенча Ульяновск өлкәсендә. Бөртекләп җыелган, табылган мәгълүматны матур һәм кулай форматта рәсмиләштерергә дә кирәк әле. Иң җиңеле исемлек, схема форматында ясарга. Шулай ук күпләр дизайнерларга агач кебек ясатуны да кулай күрә. Иң авыры – нәсел тарихы буенча китап ясау. Әмма болай эшләгәндә, гаиләдәге яшь буынга зур, зиннәтле, мәгънәле бүләк калдырыла, ди Р.Габдрәхимов.

Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ