Логотип Магариф уку
Цитата:

Илһам Шакиров иҗатына багышланган «Илһам чишмәсе» IV төбәкара җыр бәйгесенең I этабы узды

Бәйгегә һәр катнашучы, Илһам Шакиров репертуарында булган ике җыр башкарып, видео җибәрергә тиеш булган. Жюри әгъзалары алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алды.

15 гыйнвар көнне Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында, Илһам Шакиров иҗатына багышланган «Илһам чишмәсе» IV төбәкара җыр бәйгесенең I этабы узды. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, «Меги» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, «Җыен» фонды оештыра. Бәйгенең төп иганәчеләре – Сарман районы җирлегендә туып үскән Гамировлар гаиләсе.

Быел бәйгенең географиясе киңәйгән. Татарстан Республикасыннан кала гаризалар Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Ханты-Манси автономияле округы, Пенза, Ульяновск, Ростов, Пермь, Омск, Киров, Новосибирск өлкәләре, Мәскәү шәһәреннән килгән. Барысы 250 гә якын гариза кабул ителгән.

Бәйгегә һәр катнашучы, Илһам Шакиров репертуарында булган ике җыр башкарып, видео җибәрергә тиеш булган. Жюри әгъзалары алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алды.

Жюрида – ТАССР халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, баянчы-аккомпаниатор, ТР атказанган артисты Азат Хәлимов, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, баянчы, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Әбүзәр Фәйзуллин, профессиональ җырчы, режиссёр Алмаз Нургалиев, җырчы Рөстәм Насыйбуллин, «Җырлыйк әле!» музыкаль тапшыруны алып баручылар Алинә һәм Азат Кәримовлар.

Финалга чыккан катнашучылар Сарман мәдәният йортында узган тантаналы йомгаклау чарасында чыгыш ясаячак. Җиңүчеләрне мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр көтә.

Җиңүчеләр, яшь аралыгына карап, 4 категориядә билгеләнде: 6 яшьтән 9 яшькә кадәр; 10 яшьтән 12 яшькә кадәр; 13 яшьтән 16 яшькә кадәр; 17 яшьтән 21 яшькә кадәр.

Җиңүчеләр исемлеген игълан итү һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы Сарман районында 16 февральдә оештырыла.

  • Илһам Шакиров туган Яңа Бүләк авылы Татарстан АССРның Ворошилов районына кергән була, 1957 елдан ул Яңа Юл, 1959 елдан Сарман районына керә. 1976 елдан бу авыл – Тукай районы составында.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ