Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Мәктәпләр бер үк вакытта кәгазь һәм электрон журнал алып бара алмый»

Быел Татарстанның барлык мәктәпләре яңартылган «ТР Электрон мәгариф» системасына күчте. Аңа РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына керү мөмкин.

Ата-аналар «ТР Электрон мәгариф» системасы белән эшләүдән баш тартса, мәктәп кәгазь журнал алып баруны тәэмин итәргә тиеш түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика ата-аналар онлайн-җыелышында хәбәр итте.

«Без кәгазь көндәлекләрдән киттек. Нигә без аларга кире кайтырга тиеш? Нигә кәгазь журналлар һәм көндәлекләр тутырырга? Без барысын да закон нигезендә эшлибез», - дип белдерде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Федераль закон буенча журнал электрон да һәм кәгазь дә була алмый, дип төгәлләде ул.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ