Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Мәктәпләрдә укытучылар җитмәү проблемасы кала бирә»

Министр журналистлар алдында 2023нче уку елына йомгак ясады

Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен очрашуга җыйды. Министр журналистлар алдында 2023 уку елына йомгак ясады, киләсе елда игътибар итәсе мәсъәләләрне билгеләп үтте. 

«Мәктәпләрдә укытучылар җитмәү проблемасы кала бирә. Мәктәпләргә рус теле, математика, физика, химия һәм чит тел укытучылары җитми. Без аларны «Земский учитель» программасы белән генә хәл итә алмыйбыз. Татарстанда ниндидер фән укытылмый калган бер генә мәктәп тә юк. Без быел педагогик сыйныфлар санын арттырдык. 368 шундый профильле класс ачтык. Аларда 5 меңнән артык бала белем ала. Шулай итеп, белгечләрне мәктәптән әзерли башлыйбыз», – дип сөйләде ул.

Илсур Һадиуллин, укытучылар җитмәү проблемасын чишү өчен, уку елы башыннан 150 мәктәптә укытучы һөнәренә юнәлдерелгән 180 профильле класс ачылуын әйтте. Аларның санын арттыру кирәклеген дә билгеләп үтте.

 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ