Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң күп хезмәт хакы алучы хезмәт ияләре

Рейтингның икенче баскычында җыючы-клепальщик һөнәре тора

Мәктәп директоры вазифасы –  Казанда айның иң югары түләнә торган вакансияләр рейтингының лидерлар баскычына менгән. Шәһәрнең уку йорты җитәкчеләре 120–150 мең сум күләмендә хезмәт хакы ала икән. Рейтингның икенче баскычында җыючы-клепальщик һөнәре тора. Алар 100 мең күләмендә хезмәт хакы ала. Маркетологларның хезмәт хакы 90 мең сумны тәшкил итә.

Гомуми табиблык практикасы бүлеге мөдире вазифасын башкаручылар 80 меңнән  дә ким алмый. Әйдәп баручы менеджерлар да 80 мең күләмендә хезмәт хакы алып эшли.

Бер эш эләү сервисының тикшерүләре күрсәткәнчә,  Россиянең  Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург кебек эре шәһәрләрендә  170 мең вакансия арасында иң югары хезмәт хакы – ретейл һәм күпләп сату өлкәсе, төзелеш, җитештерү белән бәйле һөнәр ияләренеке.

Таңсылу Габидуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ