Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңү көнендә Татарстанга янә көчле җил һәм кырау төшүе көтелә

Бүген кич һәм иртәгә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чәршәмбе кич, пәнҗешәмбе төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил, аның тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр (Казанда 9 майда көндез 15–18 метрга кадәр) була.

Бүген җилнең тизлеге 23 метрга җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, 9 майда төбәк территориясендә төнлә һәм иртән туфракта 0..-5 градуска кадәр кырау (Татарстан башкаласында -1..-3 градус) көтелә, дип яза "Татар-информ".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ