Логотип Магариф уку
Цитата:

Йөзьяшәр «Шифалы су» юбилейга әзерләнә

Менделеевск районының Ижевка авылына сыенып ук Чулман елгасы буена урнашкан «Ижминводы-Шифалы су» санаторие хакында ишетеп кенә түгел, анда дәваланып, сихәтләнеп, сәламәтлеген ныгытканнар республикабызның мәгариф хезмәткәрләре арасында да шактый – санап бетерерлек кенә түгел үзләрен.

Ашкайнату органнары авыруларыннан интегүчеләр андагы суның дәвалау үзлегенә ия, бик тә сихәтле булуын  әйтәләр.

Менә шушы санаторий быел үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә тиеш. Бу чараны алдан зур хәстәрлек күреп, бик тә тантаналы рәвештә уздырырга ниятләп тора район халкы. Гомумән, Менделеевск төбәге халкын юбилейлар үткәрергә артык өйрәтеп тә торасы юк. Әле узган атнада гына атаклы химик Дмитрий Менделеевның тууына 190 ел тулуны хәтта Мәскәү булып Мәскәү белән дә телекүпер оештырып, күп галимнәр катнашында искитәрлек итеп уздырдылар. Киләсе елга исә Менделеевск районының мөстәкыйль район булып оешуының кырык еллыгын билгеләп үтәчәкләр.

Быелның сентябрь аенда «Ижминводы-Шифалы су» санаториесының йөз еллыгын уздырырга җыеналар. Бу җәһәттән, инде ныклы хәстәрлек чаралары күрергә дә керешкәннәр. Санаторий бинасын ремонтлау 80 миллион сумга төшәчәк. Шулай ук хезмәт эшчәнлекләре санаторий елъязмасы белән бәйләнгән ветераннар истәлегенә санаторий ишегалдында һәйкәл дә куярга ниятләп торалар. Шул ук вакытта хамам (төрек мунчасы) төзү, бассейнга реставрация ясау, кофейня ачу күздә тотыла. Санаторий музее да булдырылачак.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ