Ишеттегезме әле? Сабан туйлары үтәчәк!
2021 елда Татарстанда Сабан туйлар кайчан үтәчәге якынча билгеле. Президент Рөстәм Миңнеханов әлегә указны имзаламаса да, район үзәкләрендә, авылларда бәйрәм 11, 12 һәм 13 июнь көннәрендә үтәчәк дигән...
2021 елда Татарстанда Сабан туйлар кайчан үтәчәге якынча билгеле. Президент Рөстәм Миңнеханов әлегә указны имзаламаса да, район үзәкләрендә, авылларда бәйрәм 11, 12 һәм 13 июнь көннәрендә үтәчәк дигән хәбәр бар.
Мисалга, Түбән Камада Сабан туе 13 июньдә, ә Чалыда 19 июньдә узачак. Республиканың Мөслим районында 3 июльдә зурлап Федераль авыл Сабан туен билгеләп үтәчәкләр. Ә башкалабыз Казан милли бәйрәмгә кунакларны 26 июнь көнне көтә.
Моннан тыш, 5 июньдә Изге Болгар җыены үтәчәге билгеле, дип хәбәр итә “Интертат”.

Комментарийлар