Логотип Магариф уку
Цитата:

Иске Татар бистәсен төзекләндерәчәкләр

Бу максатка 165,7 млн сум федераль акча һәм Татарстан бюджетыннан өстәмә 38,8 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Казанда Иске Татар бистәсен төзекләндерү белән шөгыльләнергә планлаштыралар. Бу максатка 165,7 млн сум федераль акча һәм Татарстан бюджетыннан өстәмә 38,8 млн сум акча бүлеп бирелгән. Татарстан хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта билгеле булды.

Казан Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләгәнчә, Иске Татар бистәсен эчтәлек ягыннан баету проблемасы күптән туды. Территория популярлык буенча Казан Кремленнән һәм Казан Богородица монастыреннан соң өченче урында тора. Тик аның потенциалы ачылмау сәбәпле, туристның игътибарын 20–30 минут кына тотып торырга мөмкин.

Яңарту нәтиҗәсендә мәйданчык Казанның тарихи үзәгендә туристларның булу вакытын арттырырга ярдәм итәр дип көтелә. Эшләр территориянең 100 га мәйданында –Таҗи Гыйззәт урамыннан алып Вахитов мәйданына кадәр барачак. Аны сәнәгать, мәдәни-эшлекле һәм Болак буе зоналарына бүләргә планлаштыралар. Шул ук вакытта һәр участокның үз стиле булачак.

«Иске Татар бистәсендәге үзгәрешләр – ул бу территорияне үстерү өстендә алга таба эшләүнең башы. Нәтиҗәдә ул туристлык агымының һәм кунакханәләр санының артуына китерәчәк, димәк, туристлардан керем дә артачак», – диде Санникова.

Источник: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ