Ислам этикеты журналист телендә
Публицист, язучы, халыкара журналист Радик Әмировның «Ислам этикеты. Гаиләдә, аралашуда һәм эшмәкәрлектә мөселман традицияләре» дигән китабы табадан гына төште.
Басма киң катлам укучыларга юнәлдереп, журналист телендә язылган. Китапта ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук хәләл мәсьәләсе, ислам финансларына карата фикерләр белән сугарылган бүлекләр урын алып тора.
«Мин бу китапны дин эшлеклеләре өчен язмадым», – дип ассызыклап үтте язучы.
Автор сүзләренчә, каләм чарлаганда, ул дин әһелләре – Илдар Галәветдинов, Марат Алимовка мөрәҗәгать итеп, киңәшләшеп эшләгән.
– Китапны яза башлаганчы, 2 ел чамасы фикерләремне туплап бардым. Китап үзе ай ярым вакыт аралыгында язылды. Эшкә барыр алдыннан, эштән кайтканнан соң, 3-4 бит язарга тырыштым, – дип билгеләп үтте Радик Әмиров.
Басма 3 мең тираж белән нәшер ителгән. Ул шулай ук электрон һәм аудиоформатлары да дөнья күргән.
Тышлык фотосы: Рамил Гали
Язмадагы фотолар авторныкы
Комментарийлар