Логотип Магариф уку
Цитата:

Итальян циркы вәкилләре катнашында программа бара

Казан циркында итальян циркы вәкилләре катнашында халыкара программа бара.

Казан циркында итальян цирк династиясе вәкилләре һәм белорус цирк артистлары катнашында яңа программа башланып китте.

Матбугат конференциясендә, мәдәният өлкәсендәге халыкара проектлар турында сөйләгәндә, мәдәният министры Ирада Әюпова, мәдәниятне һәм сәнгатьне тар кысаларга кертеп булмый, аларның аралашулары өзлексез хакында журналистлар белән очрашуда әйтеп узды.

Шулай ук Казан циркы директоры Эльмира Булатова да, Тони цирк династиясе вәкилләре - Бруно Тони, Флавио Тони, Эниос Тони, Беларусь Республикасыннан килгән һава гимнасты Наталия Нарышкина катнашуы хакында ассызыклады.

«Цирк династиясе вәкилләренең Россиягә гастрольләре планлаштырылуын белгәч, без алар белән контракт төзедек. Бу бераз башкача цирк, аны күрергә кирәк. Бер генә кыенлык – без аларның атлы номерларын гына китерә алмадык», - диде ул.

Итальян династиясе вәкилләре Казанда юлбарыслар белән номерлар күрсәтәләр. 

«Цирк из сапога» программасы 8 марттан 21 апрельгә кадәр барачак.

0+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ