Логотип Магариф уку
Цитата:

Юбилей елында «Тәртип» ифтарга җыйды

«Тәртип» радиосына быел 10 ел тула. Кичә, изге Рамазан аеның соңгы атнасына кергәч, иҗат коллективы, юбилейга туры китереп, ифтар мәҗлесе уздырды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башкарма директоры Нияз Гәрәев җитәкчелек исеменнән  радио хезмәткәрләренә һәм аның белән хезмәттәшлек итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Күренекле тел галиме, танылган диктор Фоат Галимуллин «Тәртип» радиосы эшли башлауга ук  үзенең яраткан тыңлаучыларын табуын әйтте. Ул мондый радио оешуда аның җитәкчесе Ризәлә Исмәгыйлева һәм татар зыялыларының роле аеруча зур булуын билгеләп үтте.

«Шушы 10 ел эчендә күренекле шәхесләребезне дә югалттык. Алар рухына да дога кылырбыз. Дөньялар тыныч булып, исән-сау яшәсәк иде», – диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева. Һәм иҗат коллективының һәр журналисты, алып баручысы эшчәнлеген күз уңыннан үткәреп, аларга рәхмәтләрен җиткерде. 

Татарстан радиосында элек дини тапшырулар алып барган,  бүгенге көндә дини тормыш белән яшәүче Рәкыйп хәзрәт Гаффар, Коръән аятьләре һәм вәгазь белән башлап җибәргән ифтар мәҗлесендә, Рамазан аеның һәм ураза тотуның асылын тагын бер кат искәртте. Аның  кеше гайбәтен сөйләүгә кагылышлы өлеше аеруча күңелгә кереп калырлык иде. Чөнки кешеләрдән генә түгел, кайбер радиолардан да  гайбәткә тиң сүзләр ишетелгәли. Монысы беркемне дә  бизәми. «Тәртип» радиосы 10 ел буе  һәр тапшыруында халкыбызны бар яктан тәртипле булырга чакыра.  

«Гайбәт сөйләү, бу – Аллаһ сөйми торган иң начар сыйфатларның берсе. Рамазан ае кешеләргә әлеге яман гадәттән котылу өчен  мөмкинлек бирә», – диде Рәкыйп Гаффар.

Сәйдә абыстай Аппакова 90 яшен тутырып килүенә карамастан,  әле дә радио тыңлаучыларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен ишеттереп тора. Ярты гомерен ислам йолаларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга, чордашларына ирештерүче ветеран-укытучы  бу мәҗлестә тә вәгазе белән күңелләрне сафландырды. 

«Тәртип» радиосы бик күп зыялы затларны  һәм талантлы яшьләрне үз тирәсенә туплаган. «Тәртипле халык югалмый» шигаре астында эшләп килүче әлеге иҗат коллективы 17  апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Бу мәдәни чарага һәркем килә ала. 
 
    Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ