Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабан күле яр буенда Илһам Шакировның җырларын башкарачаклар

Кабан күле буенда 29  июльдә Илһам Шакировның трибьют-концерты була. Yummy Music лейблы артистлары күренекле татар җырчысының культ җырларын башкарачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверла...

Кабан күле буенда 29  июльдә Илһам Шакировның трибьют-концерты була. Yummy Music лейблы артистлары күренекле татар җырчысының культ җырларын башкарачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Иҗат кичәсе 19:00 сәгатьтә башлана. Иң беренче диджей Malsi Music махсус сет белән чыгыш ясаячак. Соңрак сәхнәгә Yummy Music Band чыгачак. Алар составында Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразыев һәм Эльвира Мифтахова бар. Коллективның беренче синглын – «Керфекләрең синең нигә кара» халык җырын – музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була. Эшнең үзенчәлеге шунда ки, ул җанлы состав белән бер дубльдән яздырылган.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ