Логотип Магариф уку
Цитата:

КАИ лицее укучысы – халыкара «Туймаада» олимпиадасы җиңүчесе

«Туймаада» – Якутиядә Россиянең төрле төбәкләреннән җыйналган иң көчле укучылар катнашында уза торган халыкара олимпиада ул. Быел үткәрелгән XXX «Туймаада»да Казан илкүләм тикшеренү техник университет...

«Туймаада» – Якутиядә Россиянең төрле төбәкләреннән җыйналган иң көчле укучылар катнашында уза торган халыкара олимпиада ул. Быел үткәрелгән XXX «Туймаада»да Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-Казан авиация институтының инженер лицей-интернатында белем алучы дүрт укучы егет үзләренең математика, физика, химия һәм информатика фәннәреннән белем дәрәҗәсен сынап карады. Һәм әйтергә кирәк: гаять тә уңышлы. Бу уку елында әлеге лицейны тәмамлаган Айтуган Галиуллин физика буенча халыкара олимпиадада җиңүче дип табылган. Шушы ук лицейдан Тимур Каһарманов белән Эрик Деминның күрсәткечләре йөз кызартырлык түгел иде. Ә 9 нчы сыйныф укучысы Искәндәр Кунаков физикадан үткәрелгән олимпиаданың теоретик туры йомгаклары буенча 3 нче урынга лаек булды.
Айтуган турында тулырак әйткәндә, «Туймаада»  олимпиадасында инде аның икенче тапкыр катнашуы иде. Узган ел аңа призлы урын яуларга берничә балл гына җитмәгән иде. Быел исә Россиянең төрле төбәкләреннән җыйналган иң көчле яшь физиклар арасында әнә шундый мәртәбәле турнир җиңүчесе дип табылды. Үтә зур тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык, белемгә омтылучанлыкның күркәм әҗере инде бу.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ