Логотип Магариф уку
Цитата:

Камал театры яңа бинасы территориясенең нинди булачагы билгеле

Театр каршында өчпочмак формасындагы зур булмаган мәйдан барлыкка киләчәк, Кабан күле ярында бакча җәеләчәк, ә яр буенда «театр урманы» әйләнәсендә «тамаша» зоналары ачылачак. Проектның архитектура формалары татар театр мәдәнияте элементларын хәтерләтәчәк. Бакчадагы җиһазлар театрның классик спектакльләре мотивлары буенча ясалачак. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институтында хәбәр иттеләр.

«Төзелеп килүче Камал театры бинасы тирәсендәге территорияне төзекләндерү – проектның мөстәкыйль һәм бик мөһим өлеше....», - ди Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина.

                                                                     Камал театрының яңа бинасы территориясе нинди булачак?
Бина каршында зур булмаган театр мәйданы барлыкка киләчәк – Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары чатыннан туп-туры театр ишекләренә алып барачак өчпочмаклы ачык киңлек.
Яр буена таба театр бакчасы җәеләчәк (аның аша туп-туры суга чыгарга мөмкин булачак). Бу махсус  җәяү йөрүләр һәм пьесалар турында уйланулар өчен киңлек. Бакча үсемлекләре, бер яктан, Кабан күле экосистемасын дәвам итәчәк, ә икенче яктан – традицион бакчага сылтама булып хезмәт итәчәк.

Бакчада эскәмияләрдән тыш урындыклар, өстәлләр дә урын алып торачак.Төрле композицияләргә тупланып, алар драматургия әсәрләренең конфликтларын искә төшерәчәк. Мәсәлән, ике урындык һәм эскәмиядән торган композиция яшь парның иске тәртипкә һәм җәмгыятькә каршы тору тарихын чагылдырачак – бу Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленең төп лейтмотивы.

Су ягыннан театр буйлап «тамаша» зоналары урнашачак. Монда ук театр труппаларының урам чыгышлары һәм башка форматтагы вакыйгалар өчен билгеләнгән ачык театр сәхнәсе барлыкка киләчәк. Урман агачларында «серләр» яшереләчәк: бу чулпылар!

Проект буенча су бакчасы һәм музыка кораллары булган зур ачык уен зонасы күздә тотыла. Мәйданчык театр тарихы һәм Кабан күле экосистемасы тарихын берләштерәчәк.

                                                                                                                            Фото: Татарстан шәһәрләрен үстерү институты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ