Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театры «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» тамашасына чакыра

Кариев театры мәктәп программасында өйрәнелә торган танылган кешеләргә багышлап, театраль дәрес форматында спектакльләр тәкъдим итүен дәвам итә. Быел алар «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» тамашасын карарга чакыра.

Театр сөючеләр Анна Ахматова шигырьләре аша аның шигъриятендә тасвирланган авыр тормыш юлын, иҗатында киң чагылыш тапкан мәхәббәт фәлсәфәсен тоя алачаклар. Шагыйрәнең иҗаты татар телендә яңгыраячак. Аларга татар шагыйрьләре Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев тәрҗемә ясаган. Спектаклъдә Татарстанның атказанган артистлары Рәмзия Закирҗанова, Альбина Гайзуллина, Алсу Шакирова, Энҗе Яруллина һәм Кариев театры артисты Алсинә Закирова уйнаячак.

Режиссеры Эльдар Гатауллин билгеләп үткәнчә, әдәбият фантазия белән тыгыз бәйләнгән һәм аны һәркем үзенчә кабул итә. «Безнең төп максат – дәресләрне балалар белән бергә үтү, тарихларны, вакыйгаларны бергә барлау. Ә алар шундый кызыклы! Нигә әле аны Анна Әхмәтованың шигырьләре татарча яңгыраган перформанс форматында чыгармаска? Театраль дәрестә тамашачының шагыйрьнең шигырьләре белән яхшы таныш булуы  мөһим түгел. Чөнки бу эш артистларга тапшырылган», – диде режиссер.

12+

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ