Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театрында премьера – «Ханума»

Грузин драматургы Авксентий Цагарели пьесасы Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсендә куелачак.

Кариев театры Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиеваның 50 яшьлек юбилее уңаеннан «Ханума» музыкаль комедиясен тәкъдим итә. Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов.

Грузин драматургы Авксентий Цагарели пьесасы Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсендә куелачак. 

Ренат Әюпов әйтүенчә, «Ханума» музыкаль комедиясендә Гия Канчелиның 12 грузин җыр партиясе яңгыраячак. 

«Ханума» – Лилия Низамиеваның күптәнге хыялы икән. Юбилее уңаеннан нәкъ менә шушы әсәрне кую идеясен режиссерга ул үзе тәкъдим иткән. «Миннән: «Ни өчен Ханума образы?» – дип сораучылар булды. Дөресен генә әйткәндә, мин үземне тормышта Ханума кебек хис итәм. Холкым, кайбер сыйфатларым – нәкъ аныкы. Бу пьеса шулкадәр рәхәт һәм җиңел, аны ләззәт алып карарга гына кирәк», – ди Лилия ханым. Сүз уңаеннан, аның белән бергә спектакльдә ире – Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев һәм улы – Кариев театры труппасына былтыр гына килеп кушылган Искәндәр Низамиев та уйный, дип хәбәр итә Кариев театрының матбугат үзәге.

Актерлар составында шулай ук Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев, Татарстанның атказанган артистлары Әминә Галиева, Гөлнара Фазылҗанова, Гөлнара Абитова, Фәнис Кәлимуллин, Алия Кәлимуллина, Энҗе Камалиева,  Гөлназ Галимуллина, Кариев театры артистлары Муса Камалов, Илназ Хәбибуллин, Рузанна Хәбибуллина, Камилә Шәңгәрәева бар. Спектакль ике составта уйналачак. 

Кариев театры тамашачыларны 27  гыйнвар 18:00 сәгатьтә премьерага көтеп кала. Бу көнне Лилия Низамиева сәхнәдә котлаулар да кабул итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ