Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан балалары һәм яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша ала

25  мартта Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында уза, дип хәбәр и...

25  мартта Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында уза, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.
Очрашуда катнашучылар мәгълүмат кампанияләре һәм брендинг эшләү турында лекция тыңлаячак, шулай ук дизайнер кураторлыгы астында 1,5 сәгатьлек практика узачак. Нәтиҗәдә шәхси персонажлар барлыкка киләчәк. Барлык эшләрне хәрәкәтнең социаль челтәрләрендә бастырачаклар, анда кулланучылар тавыш бирү юлы белән җиңүчене сайлаячак.
Моннан тыш, барлык катнашучылар да республикадагы балалар медиакомандасының бер өлеше була ала. Алар белән яңа яшьләр проектларында да хезмәттәшлек итәчәкләр.
Иң яхшы рәсемне дизайнерлар эшләп бетерәчәк һәм ул Татарстандагы яшьләр чараларында кулланылачак.
«Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлекчәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, очрашу 16:00 сәгатьтә Бондаренко ур., 32 адресы буенча узачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ