Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Мэриясе татар теле укытучылары өчен чираттагы семинарын уздыра

Төп максат – татар теле укытучыларын һәм мәктәп директорларын регионнарда туган телне саклау тәҗрибәсе белән таныштыру.


  Казан Мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип аталган семинарлар циклын уздыруны дәвам итә. Регионнарда туган телләрне саклау һәм популярлаштыру темасына багышланган чара 3 октябрь Казан шәһәре Идел буе районының 186 нчы “Перспектива” күп профильле лицеенда узачак. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итте. 
  Семинарда спикер буларак филология фәннәре кандидаты, Кузебай Герд исемендәге Удмурт дәүләт милли гимназиясе директоры Татьяна Волкова (Ижау), Саха Республикасы лицей-интернаты директоры, физика һәм математика фәннәре докторы, Михаил Алексеев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Иван Шамаев (Якутск) һәм башлангыч мәктәп өчен чуваш теле дәреслеге авторларының берсе, “Хавал” чуваш инициатив төркеменең координаторы, Чабаксарда узучы телләр фестиваленең төп оештыручысы Александр Блинов (Чабаксар) чыгыш ясаячак. Семинарда катнашу өчен теркәлү таләп ителә:  https://forms.gle/LZL6dVQ614Q3F7oq9

 

 

 

             

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ