Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мэриясе татар теле укытучылары өчен семинар оештыра

Семенар татар телен өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнарына багышлана.

Казан мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип аталган семинарлар циклын уздыруны дәвам итә.

Чираттагы чара 15  апрель көнне Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицеенда узачак.

Семинарда спикер буларак филолог, тәрҗемәче, полиглот, филология фәннәре докторы, П. Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты профессоры, Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдире, 27 китап, 170 тән артык фәнни хезмәт һәм татар теленә өйрәтү методикасы авторы Алексей Арзамазов чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез: бу елның беренче семинары 25 гыйнвар көнне узган иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре, методистларына телне өйрәтүнең нәтиҗәле алымнары турында Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе хөкүмәте премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы, чит телләрне тиз өйрәнү буенча китаплар һәм дәреслек-күнегүләр авторы Дмитрий Петров сөйләде. Чарада 650 кеше катнашты.

Фото: Казан мэриясе сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ