Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан волонтёрларны эзләнү серләренә өйрәтә

Югалган, адашкан яисә өеннән чыгып киткән балалар хакында әледән-әле ишетеп торабыз. Һәм аларны эзләп табуда күңелләрендә миһербанлылык, башкалар кайгысын үзенекедәй якын күреп, ярдәм кулын сузарга һә...

Югалган, адашкан яисә өеннән чыгып киткән балалар хакында әледән-әле ишетеп торабыз. Һәм аларны эзләп табуда күңелләрендә миһербанлылык, башкалар кайгысын үзенекедәй якын күреп, ярдәм кулын сузарга һәрчак әзер торган волонтёрлар булышлыгына өмет итәбез. Тик чын волонтёр  булуның да үз серләре бар икән? Аларның һөнәри осталыгын камилләштерү максатында 2018 елдан бирле Россиянең төрле төбәкләрендә масштаблы өйрәтүләр уздырылып киленә. Инде 2 меңнән артык волонтёр югалган балаларны эзләү-коткару алымнарын, серләрен үзләштерергә өлгергән.
Һәм менә волонтёрларның масштаблы өйрәнүләре 20 июльдән 24 енә кадәр Казанда үтәчәк. Анда өч көн буена Идел буе , Урал, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларыннан җыйналган сиксәннән артык волонтёр тәҗрибәле инструкторлар ярдәмендә  төрле сәбәпләр аркасында югалган балаларны эзләп табу күнекмәләрен үзләштерәчәк. Баштагы ике көнендә теоретик белемнәр биреләчәк, ә 23 июльдә волонтёрлар алган белемнәрен практикада сынап караячаклар.
Мондый өйрәнүләр быел инде Хабаровск һәм Красноярск крайларында, Калининград өлкәсендә булып узган. Казан – менә дүртенчесе, әмма әле аның бездә беренче тапкыр уздырылуы. Ә инде барлык дүрт өйрәнүләрдә катнашкан волонтёрларның йомгаклау слёты 15 – 21 август көннәрендә Сочида узачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ