Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 2025 елда Ислам яшүсмерләр уеннары узачак

Проект «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар тарафыннан хуплау алган.

2025 елда Казанда 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында Ислам яшүсмерләр уеннары узачак. Бу хакта ТР спорт министры Владимир Леонов ведомство коллегиясе утырышында хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Олимпия советы белән берлектә «Ислам яшүсмерләре уеннары» яңа халыкара мультиспорт проектын гамәлгә ашыру буенча эш алып бара, анда ислам дөньясыннан 14–16 яшьлек яшь спортчылар катнашырга тиеш», – дип билгеләп үтте ТР Спорт министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренчә, проект «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар тарафыннан хуплау алган, шулай ук идеяне Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы секретариатында да хуплаганнар.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ