Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 6 томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» тәкъдир ителде

Сүзлек Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булган.

Сүзлек Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булган.

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов:

«Сүзлек — киң даирә укучылар өчен исәпләнгән. Аңламатмалы сүзлек — иң еш мөрәҗәгать ителә торган фәнни чыганакларның берсе. Бу хезмәт халык өчен гаять дәрәҗәдә файдалы эшнең нәтиҗәсе булып тора. Татарның мондый сүзлеге, гасырларга сузылган сүзлек төзү тарихы бар. Бүгенге уңышыбыз — ул зур мирасны өйрәнү нәтиҗәсе. Аңлатмалы сүзлекне туган телебезгә һәйкәл дисәк тә була. Бу эш безнең 20 ел элек башланып киткән иде. Сүзлекне төзүдә, аны басмаханәгә әзерләүдә 15 белгеч катнашты.»

Татар теленең 6 томлы аңлатмалы сүзлегендә 80 меңгә якын сүз һәм фразеологизм кергәне билгеле. Татарстан Фәннәр академиясе сайтының электрон китапханә өлешендә электрон варианты да бар. Шул ук сайтта электрон сүзлекләр фонды урнаштырылган. Димәк, биредә башка сүзлекләр белән дә танышу, аларны куллану мөмкинлеге бар.

Әгәр, 21 гасыр сүзлекләре турында бәян итсәк, 2000нче еллардан исәпләсәк институт хезмәткәрләре авторлыгында яки катнашлыгы белән 50 артык хезмәт бастырылган. Шуларның күпчелеге Татарстанда дәүләт телләрен һәм башка телләрне өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы кысаларында. Әлеге сүзлек тә шушы программа белән нәшер ителде. Соңгы елларда бездә шулай ук терминологик сүзлекләр булдыру дәвам итә» дип өстәде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ринат Сәфәров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ