Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Гает моңы» бәйрәме узачак

Ураза бәйрәме көнендә Казанда «Гает моңы» бәйрәме булачак. Ул 21 апрельдә, Ураза бәйрәме көнендә, Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак. Бер үк вакытта «Рухи моң» татар рухи мәдәниятен үстерү фес...

Ураза бәйрәме көнендә Казанда «Гает моңы» бәйрәме булачак. Ул 21 апрельдә, Ураза бәйрәме көнендә, Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак. Бер үк вакытта «Рухи моң» татар рухи мәдәниятен үстерү фестиваль-конкурсының гала-концерты булачак.
Исегезгә төшерәбез,  2023 елның февраль башында игълан ителгән фестиваль дистанцион рәвештә 4 номинациядә үткәрелде: «Дини җыр», «Мөнәҗәт», «Милли мәкам белән  азан әйтү» һәм «Вәгазь сөйләү».
«Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин хәбәр иткәнчә, гала-концертның төп максаты – кешеләргә бәйрәм рухы бүләк итү. Аның концепциясе режиссёр Марсель Мәхмүтов тарафыннан эшләнгән, ул милли-дини колоритны чагылдырачак. Әлеге концепция кысаларында тамашачыларга конкурс җиңүчеләренең чыгышлары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук дини җырлар һәм мөнәҗәтләр башкаручылар М.Вәгыйзов, в. Фазлыйәхмәтов, А. Бариева, М. Галимов, Р. Динәхмәтов, И. Халиков, Д. Шәймәрданов чыгышлары планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ