Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Гаилә вакыты» урам күргәзмәсе оештырылачак

9 мартта Казанда Гаилә елына багышланган «Гаилә вакыты» урам күргәзмәсе оештырылачак. Проектның кураторлары культуролог Энҗе Дусаева, этнолог Елена Гущина күргәзмәдә экспозиция буенча экскурсия тәкъдим итәчәк.

Биредә Идел буе халыкларының никах һәм гаиләләренә багышланган фотолар да урнаштырыла.  Күргәзмәгә килүчеләр фотолар аша парларның киемнәре буенча кайсы милләттән икәнлеген, социаль чыгышын, яшен чамалый алачак. Шулай ук фотоларда аңлатмалы текстлар язылачак,  чөнки болай  кунакларга  гаилә турында, аларның традицияләре белән киңрәк танышырга мөмкинлек бирәчәк.
Күргәзмәдә катнашу өчен теркәлергә сорала. «Казан» гаилә үзәге янындагы урам күргәзмәсе  сәгать 11:00 дән эшли башлаячак һәм  август ахырына кадәр дәвам ителүе күздә тотыла.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ