Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда гомумшәһәр өмәсе узачак

Казанда санитар чистарту буенча ике айлык кысаларында 20 апрельдә гомумшәһәр өмәсе узачак.

 Өмәдә сулыкларның яр буе зоналарына һәм урман полосасы территорияләренә төп игътибар бирергә ниятлиләр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде, дип яза "Татар-информ".

Теләгән һәркем өмәгә кушыла һәм ишегалдын яки башка участокны тәртипкә китерү өчен инициатив төркем оештыра ала. Кирәк-яраклар, капчыклар һәм чүп-чарны чыгаруга кагылышлы оештыру мәсьәләләре буенча район хакимиятләренә һәм идарәче оешмаларга, шулай ук шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

«Бүген һәр районда участоклар билгеләнгән, анда сәнәгать предприятиеләре, район хакимиятләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар һәм халык ярдәмендә территорияләрне санитар чистарту эшләре башкарылачак. Мисал өчен, бу – Яңа өйләнешүчеләр скверы, «Локомотив» пляжы, Тынычлык торак массивындагы каенлык, Эрмитаж бакчасы, Горький паркындагы урман һәм башкалар», – дип хәбәр итте ул.

Ул башкарма комитетның структур бүлекчәләрендә эшләүчеләр Тынычлык торак массивындагы каенлыкны һәм «Локомотив» пляжын тәртипкә китерәчәге хакында хәбәр итте.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ