Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда II Республикакүләм студентлар конференциясе узачак

Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе узачак.

23  май көнне Россия ислам институтында “Хәзерге Россия мөселман яшьләренең бердәмлекне саклауда һәм патриотизмны ныгытуда роле” дип исемләнгән II Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды белән берлектә оештыра.

Әлеге фәнни чарада республиканың югары уку йортлары, көллиятләр һәм мәдрәсә студентлары катнашачак, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат үзәге. Конференция төрле секцияләр кысаларында алып барылачак:

Россиядә ислам дин гыйлеме һәм теология: тарих һәм хәзерге заман.
Яшь галимнәр күзлегеннән теологик белем.
Туган тел.
Туган тел әдәбияты.
Дини киңлектә чит телләр һәм мәдәниятләр.
Хәзерге җәмгыятьтә Медиа һәм реклама процесслары: өйрәнүгә карашлар, үсеш, перспективалар.
Конференция өч этапта узачак:

2024 елның 10 маена кадәр чыгышлар өчен темалар кабул ителә. 17 майга кадәр материалларны электрон форматта тапшырып булачак. 23 майда конференция үткәрү ниятләнә. Фәнни чарадан соң иң яхшы мәкаләләр җыентыгы басылып чыгачак.
Чыгыш темаларын һәм мәкалә текстларын zakrafis@mail.ru. электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Фото: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ