Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда II Халыкара Коръән укучылар бәйгесен 2024 елның августында уздырырга җыеналар

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова белән очрашты...

Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итүе буенча, бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова белән очрашты. Алар 2024 елда Казанда II Халыкара Коръән укучылар бәйгесен оештыру турында фикер алышты. Камил хәзрәт бәйгене җәйнең соңгы аенда – Татарстан Республикасы көне алдыннан үткәрү тәкъдиме белән чыкты. 


II Халыкара Коръән укучылар бәйгесе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Нәзарәт белән бергәлектә үткәреләчәк.

 

Җитәкчеләр бәйгене үткәрү буенча уңышлы вакытны билгеләү, катнашучыларның яше, составы, җенесе һ.б., конкурска Россиядән һәм мөселман дәүләтләреннән жюри вәкилләрен җәлеп итү, бүләкләү, экскурсияләр үткәрү һ.б. актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ