Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Нәүрүз» VIII Халыкара театр-белем бирү форумы көтелә

Казанда 27 майдан 1 июньгә кадәр «Нәүрүз» VIII Халыкара театр-белем бирү форумы көтелә.

Башка еллардан аермалы буларак, быел форум программасында ике яңа секция барлыкка киләчәк: «Музыкаль театр» һәм «Театр музее һәм архивы: проблемалар һәм үсеш юнәлешләре». Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгында хәбәр ителә.

Катнашучылар өчен актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика, режиссура, курчак театрында актерлык һәм режиссерлык сәнгате, сценография, менеджмент һәм PR, театраль тәнкыйть буенча мастер-класслар тәкъдим ителәчәк.

Секцияләрне театр педагогы Вениамин Фильштинский, режиссер Лев Эренбург, сценограф Эмиль Капелюш, музыкант Александр Пантыкин, актерлар Мария Шмаевич һәм Дмитрий Кошмин булыр дип көтелә. Театраль тәнкыйть секциясен «Петербургский театральный журнал» баш мөхәррире Марина Дмитревская кебек эспертлар алып барачак.

Дәресләрнең онлайн һәм офлайн форматы да була. Катнашучылар КФУ аудиторияләрендә, Камал, Кариев исемендәге һәм «Әкият» театрларында, «Шәрык клубы» комплексында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, Г.Тукай әдәби музеенда һәм Качалов театры музеенда очрашачак.
Катнашучылар «Нәүрүз» форумы кысаларында күрсәтелә торган спектакльләргә бушлай керү мөмкинлегенә ия булачак. Форумда катнашу өчен  гаризаны сылтама буенча 15  апрельгә кадәр юлларга кирәк.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ