Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Пушкин елына багышланган чара үтәчәк

Чара 18 гыйнварда 10:00 сәгатьтә башлана.

18 гыйнвар көнне  А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә  2024 елда А.С. Пушкинга 225 ел тулу уңаеннан юбилей чарасына әзерлек һәм планлаштырылган вакыйгалар белән таныштыру максатыннан чара уза. 
Биредә  кунаклар өчен мәдәни үзәк буенча интерактив экскурсия, Пушкин елы һәм Гаилә елы вакыйгаларына багышланган презентацияләр тәкъдим ителәчәк. Программа кысаларында истәлекле бүләкләр тапшыру, традицион чәй эчү дә каралган.
Пушкин елы төрле мәдәни чараларга бай программа вәгъдә итә. Быел балалар өчен спектакльләр һәм иҗади чаралар, Россия һәм Татарстан артистлары катнашында шагыйрь мирасына багышланган концертлар, әдәби кичәләр һ.б кебек истәлекле чаралар көтеләчәк. Шәһәр паркында  зур гаилә бәйрәме форматында узачак «ПушкинФЕСТ» рус мәдәнияте фестивале дә елның төп бизәге булачак.
Бәйрәм чаралары 19 гыйнвар көнне  Татарстан Республикасының атказанган артисты Юлия Җиһаншинаның  «Яфраклы календарь» циклыннан торган концерт белән башланып китәчәк. 
Пушкин һәрвакыт безнең белән, хәтта төгәлрәге безнең арада. Ләкин юбилей елы җаваплылык өсти. Пушкинга түгел, әлбәттә, барыбызга да, чөнки без үз фикерләребезгә һәм гамәлләребезгә аеруча җентекләп карый башлыйбыз. Бөек шагыйребезнең юбилей елында үткәннәргә сөенеп, бүгенге тормышыбызның мәгънәсе өчен рәхмәт әйтә белү», – диде проект авторы.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ