Казанда "СтартУМ" мәктәбе ачыла
20 декабрь көнне Казанның Себер Тракты, 13 нче йорт адресы буенча “СтартУМ” өстәмә белем бирү мәктәбе ачылачак. Биредә уку кытай һәм фин методикалары буенча алып барылачак. Мәсәлән, робототехн...
20 декабрь көнне Казанның Себер Тракты, 13 нче йорт адресы буенча “СтартУМ” өстәмә белем бирү мәктәбе ачылачак. Биредә уку кытай һәм фин методикалары буенча алып барылачак. Мәсәлән, робототехника дәресләрендә тапшырылган инструментлар ярдәмендә һәр укучы үз роботын булдырып, аны 3D-принтердан чыгарта алачак.
Шул уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөекбритания һәм Кытайның табигать фәннәре буенча мөгаллиме Джун Янг-Вильямс, “СтартУМ” мәктәбенә нигез салган, “АйЭмСи” компанияләр төркеменең башкарма директоры Ильяс Вәлиуллин һәм финанс белеме һәм балалар өчен финансларны планлаштыру курсын төзегән, халыкара финанс киңәшчесе Марат Алимов белән очрашу булды.
“Мин Кытайда тудым, анда 10 ел укытучы булып эшләдем, - диде Джун Янг-Вильямс. – Аннан соң, Бөекбританиядә мөгалимлелек статусы алып, яшьләрне укыта башладым. Тел, мәдәни үзенчәлекләр аркасында мин үзем һәм чыгышым турында уйлана башладым. Бөекбританиядә эшләгәндә, укыту методикам төрле газета-журналларда нәшер ителде. 2015 елда мине БиБиСи программасында катнашырга чакырдылар. Кытай мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсе тикшерелде. Мин табигать фәннәре: биология, химия һәм физиканы укыттым. Ә Бөекбританиядән булган коллегаларым шул ук фәннәрне өчәү укытты. Яшермим, минем өчен авыр чор булды. Без бер үк дәреслекләрдән белем бирдек, фәкать методика гына үзгә иде. Соңыннан тест оештырылды, кытай методикасы җиңеп чыкты, популярлашты. Казанда да кытай методикасын кулланырга дип килдем”.
"Россиядә мондый өстәмә белем бирү учреждениелары ачуның төп максаты - мәктәп вакытыннан ук кырыс тормышка әзер, белемле буын тәрбияләү", - дип белдерде “СтартУМ” мәктәбенә нигез салган, “АйЭмСи” компанияләр төркеменең башкарма директоры Ильяс Вәлиуллин.
2018 елның 10 гыйнварында шундый ук мәктәп Ижевск һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә эшли башлый. 2018 елның гыйнвар азагында мондый мәктәпләр Самара һәм Пермьда да да булачак. Яңа елның февралендә исә, Уфада да шунды вакыйга көтелә. “СтартУм” мәктәпләре яңа елга кадәр АКШның Вирджиния штатында һәм Латвиянең Рига шәһәрендә тәкъдим ителәчәк. Үсеш стратегиясе буенча 2019 елга кадәр “СтартУМ” мәктәпләре Россия һәм чит илләрнең 500 ләп мәктәбендә балалар һәм ата-аналарга үз ишекләрен ачарга ниятли.
Проект авторлары белдергәнчә, “СтартУМ” өстәмә белем бирү мәктәпләрендә 4 яшьтән 14 яшькәчә балалар йөри алачак. Ай саен 4-5 дәрес каралган, курс бер елга исәпләнелә.
Комментарийлар