Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар теле курслары оештырыла

Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылучы чираттагы татар теле курсына старт бирелде.

Эшлекле татар теле курсы «Яратам» яшүсмерләр клубында узачак. Башлангыч һәм дәвам итүчеләр төркемнәрендә 50 дән артык кеше атнасына бер тапкыр 2 сәгать бушлай шөгыльләнәчәк.
 Курсның мөгаллимәсе – «Бала-Сити» Халыкара Кембридж мәктәбе, «Асылташ – Сәләт» мәктәбе, «Унбер» лицее укытучысы, «Безнең яңа укытучы» гранты җиңүчесе, Казан мэры стипендианты, күптөрле татар проектлары авторы Гөлфия Габдуллаҗанова

Беренче дәрескә килүчеләрне Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сәламләде: «Казан Мэриясе бушлай татар теле курсларын инде өченче ел оештыра. Шушы еллар эчендә курсларда төрле һөнәр ияләре белем алды. Алар арасында хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре дә, муниципаль хезмәткәрләр һәм башкалар да бар. Безнең курсларга югары ихтыяҗ һәм кызыксыну булуын күрәбез, шуңа күрә быел татар теленең дүрт курсы планлаштырылган. Быелгы курсларның үзенчәлеге – иң яхшы чыгарылыш укучыларын бүләкләү! Без иң тырыш, курсны уңышлы тәмамлаучыларга, чыннан да тырышканнарга, дәресләрне калдырмыйча, өй эшләрен даими эшләүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырырга кирәк дигән фикергә килдек. Барыгызга да уңышлар телим! Курс тәмамлангач, без шулай ук иң яхшы чыгарылыш укучылары белән очрашырбыз һәм аларның уңышлары өчен сөенербез дип ышанам!» – диде ул.

Искәртеп узыйк, муниципаль хезмәткәрләр өчен оештырылган татар теле курсы март аенда төгәлләнгән иде. Аларны «Бала-Сити» Халыкара Кембридж мәктәбе укытучысы, «Ел укытучысы – 2022» бәйгесенең «Иҗади якын килү һәм инновация» номинациясе җиңүчесе Альберт Сәмигуллин укытты. Үткән курсның иң яхшы укучыларына кичә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

«Укыту методикасы бик ошады: бу – ятлау гына түгел, ә яңа алымнар кулланып өйрәтү. Без төрле уеннар, интерактив биремнәр, роликлар, текстлар ярдәмендә татар телен өйрәндек, практика да бик күп булды. Барлык теләүчеләргә дә бу курсларны үтәргә, татар телен өйрәнергә киңәш итәбез. Алга таба да татар телебезне камилләштереп торырга тырышачакбыз. Оештыручыларга һәм укытучыларга бик зур рәхмәт», – дип фикерләре белән уртаклашты алдагы курсны уңышлы тәмамлаган Раиса Галиева, Елена Лешева һәм Наталия Гущина. 

Эшлекле татар теле курсы алты атна дәвам итәчәк. Җәй көне барлык теләүчеләр өчен янә бер курс оештыру планлаштырыла, яңалыкларны күзәтеп барыгыз. 

Фотолар Казан Мэриясе сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ