Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Тукай укулары–2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе

15–16 апрельдә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары–2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе була.

15–16 апрельдә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары–2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе була. Конференциядә Россия һәм төбәк әдәбияты, тарихының актуаль проблемалары, әдәби музейлар үсеше аспектларын өйрәнү, мәдәни мирасны саклау буенча мәсьәләләр тикшереләчәк.

«Фикер алышу өчен Г.Тукай һәм аның замандашлары мирасы: ачышлар, тикшеренүләр, музейлаштыру; төрки дөнья әдәбияты контекстында Тукай шигърияте; әдәби әсәрне музей экспозициясе ярдәмендә визуальләштерү; музей һәм гаилә: үзара бәйләнеш модельләре. Фәнни конференция эшендә катнашу өчен музей һәм архив эше, тарих һәм әдәбият өлкәсе белгечләре, культуролог, филолог, тарихчы, фәнни китапханә хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары чакырыла. 

Музейның мөдире Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, конференция эшенең нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгын чыгару планлаштырыла. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ