Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда UMMA FORUM халыкара күргәзмәсе узачак

6–8 ноябрьдә Казанның Үзәк уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) UMMA FORUM халыкара күргәзмәсе узачак. Чарада хәләл продукция күргәзмәсе, лекцияләр, маркет һәм фуд-корт эшләячәк. Бу хакта форумга нигез салучы һәм аның генераль директоры Әминә Шабанова хәбәр итте.

Быел форум сәяхәт темасына багышлана. ЦУМ бинасы аэропорт рәвешендә бизәләчәк. Килүчеләр Татарстан, Мәскәү, Пенза, Грозный, Ингушетия һәм Дагыстаннан килгән катнашучыларның продукциясе һәм проектлары белән таныша алачак.

Форум программасында бала тәрбияләү, гаилә, мөнәсәбәтләр, хатын-кызлар эшмәкәрлеге, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары, мәдәни мирасны саклау темаларына лекцияләр һәм фикер алышулар каралган. 

Балалы гаиләләр өчен мастер-класслар үткәрелә торган аерым мәйданчык әзерләнәчәк. Кунаклар мәгариф, хәйрия һәм социаль проектлар белән дә таныша алачак.

«Бүген Казан – мәдәниятләр, идеяләр һәм эшмәкәрләр очрашу урыны. Без UMMA FORUMны сәяхәт рәвешендә күзалладык: аэропорттан шәһәргә, үткәннән киләчәккә, бер төбәктән икенчесенә», –  дип билгеләп үтте Әминә Шабанова.

Күргәзмә Казанда беренче тапкыр узачак. Элегрәк UMMA FORUM Мәскәүдә генә оештырылган.

Керү бушлай, моның өчен оештыручылар сайтында алдан теркәлергә кирәк. Форум вакыты – 11:00 дән 20:00 гә кадәр.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ