Логотип Магариф уку
Цитата:

«Казанга гашыйк бул» һәм электросамокат от

«Казанга гашыйк бул» конкурсы 17 апрельдән 1 сентябрьгә кадәр узачак. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Шартлар берничә. Беренчесе  видеоролик  төшерү һәм YouTube яки «ВКонтакте» да #влю...

«Казанга гашыйк бул» конкурсы 17 апрельдән 1 сентябрьгә кадәр узачак. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Шартлар берничә. Беренчесе  видеоролик  төшерү һәм YouTube яки «ВКонтакте» да #влюбисьвказань хештегы белән урнаштырырга кирәк. Видеоны профессиональ камерага да, смартфонга да төшерергә мөмкин. Форматлары Mp4, mpeg, avi  да булырга мөмкин. Роликның озынлыгы 5 минуттан артмаска тиеш, ул шулай ук мыскыллаучы яки әдәпсез сүзләр дә булырга тиеш түгел.
Шулай ук видеоның конкурс номинацияләренә туры килүе дә мөһим. Алар биш. «Гастрономик караш»,«романтик Казан »,« Казан архитектурасы», «Казан спорт»һәм«Казан халык күзләре белән». Җиңүчеләр төрле бүләкләр алачак. Мәсәлән, милли татар аш-суы темасына иң оригиналь ролик авторы савыт-саба җыелмасы һәм кулинария турында китап алачак, ә архитектура турында номинациядә җиңүче-GoPro экшен-камерасы. Казан турында иң яхшы «романтик» видео өчен электросамокат алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ