Казанга Сергей Карякин килде
Казанга тиз йөрешле шахмат буенча дөнья чемпионы һәм классик шахмат буенча дөньяның вице-чемпионы Сергей Карякин килде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бу аның башкалабызгаберенче килүе түгел икә...
Казанга тиз йөрешле шахмат буенча дөнья чемпионы һәм классик шахмат буенча дөньяның вице-чемпионы Сергей Карякин килде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бу аның башкалабызгаберенче килүе түгел икән инде. Шуңа үзе белән очрашырга килгән журналистларны, яшь спортчыларны ул матур итеп “Хәерле көн!” дип сәламләде. Спортка мәхәббәт өйдә әтисе белән шахмат уйнаган вакытта туган. Ул вакытта булачак иң яшь гроссмейстерга нибары биш яшь ярым гына булуын игътибарга лаек. Шуңа күрә балаларын шахмат өлкәсендә үстерергә теләгән әти-әниләргә исә ул “зыян китермәү” принцибы нигезендә эшләргә – бала күңелендә башта өй шартларында шахматка карата кызыксыну уятырга, аннан соң махсус түгәрәкләргә, мәктәпләргә йөртергә киңәш итте.
“Минем девиз – каршылыкларны җиңә-җиңә үз алдыңа куйган максатыңа барыра кирәк. Шахмат балаларыбызның рухи яктан үсешенә ярдәм итә, шуңа күрә аның белән һәр мәктәптә шөгыльләнергә тиешләр”, – диде атаклы шахматчы.
Комментарийлар