Казанлылар «Яшел марафон» спорт бәйрәмендә катнаша ала
31 майда «Урам» экстрим-паркында 600/800м, 4,2 һәм 10 км дистанцияләр белән «Яшел марафон» спорт бәйрәме узачак. Программада – спорт һәм эко-остаханәләр, дискуссияләр локаль артистлар чыгышлары.
Чарада шулай ук киемгә рәсем төшерү, эшкәртелгән материаллардан открыткалар ясау һәм микрояшеллек үстерү мөмкинлеге белән экозона эшләячәк. Биредә спорт һәм тормыш турында дискуссияләр дә узачак.
Йөгерештә Казан башкаручыларының төрле жанрдагы чыгышлары да каралган.
Катнашу өчен марафон сайты аша яки чара көнендә 7:00 сәгатьтән теркәлү узарга мөмкин. Башлану вакыты 9:00.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар