Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ студентлары – Россия Президенты гранты ияләре

Россия Президенты грантына ия булган 17 егет һәм кызның җидесе – үзебезнең татар милләтеннән.

Казан федераль университетында гыйлем эстәүчеләрдән 17 егет һәм кыз  Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды. Алар мондый дәрәҗәгә укуда, сәнгать, спорт һәм фән өлкәләрендә югары казанышларга ирешкәннәре өчен лаек булды.  Әлеге грант 1 сентябрьдән алып урта буын белгече, бакалавриат, белгеч, магистратура программалары буенча укыту төгәлләнгәнче ай саен түләнеп барылачак. Айга 20 мең сум күләмендә ул. Тик аны  алып бару өчен ел саен грантны алуга хокуклы булуыңны, ягъни укуда “койрыкларың” булмау, фәнни эзләнүләрең белән үзеңне сәләтле шәхес булуыңны исбатлап тору мәслихәт.


2023/2024 уку елында әлеге грантка ия булучылар арасында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, А.М.Бутлеров исемендәге химия, Фундаменталь медицина һәм биология, Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр, Геология һәм нефть-газ технологияләре, Информацион технологияләр һәм интеллектуаль системалар, Экология һәм табигатьтән файдалану, Социаль фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтларында, юридик факультетта, Алабуга институтында  гыйлем эстәүче студентлар һәм магистрантлар бар. Шунысы сөенечле: Россия Президенты грантына ия булган 17 егет һәм кызның җидесе – үзебезнең татар милләтеннән.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ