Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда Татарстанның муниципаль методик хезмәтләр җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә узды

20 декабрьдә Казан федераль университеты педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан муниципаль методик хезмәтләр җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә узды. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Семинар-киңәшмә барышында кадрлар кытлыгы шартларында педагогик хезмәткәрләргә адреслы ярдәм күрсәтү механизмнары, «ТРда физик-математик алга китеш» республика проектын гамәлгә ашыру, 2024-2025 уку елында региональ инновацион мәйданчыкларны һәм республика фәнни-гамәли конференцияләрен озата бару стратегияләре, 2025 елда квалификация күтәрүне оештыру үзенчәлекләре, шул исәптән функциональ грамоталылыкны үстерү буенча белем бирү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгы  сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ