Хезмәтегезгә - "биш"ле !
30 сентябьрдә республиканың мәгариф оешмалары – колледжлар, техникумнар, мәктәпләр көче белән ярминкә уздыручы “Казан” агросәнәгать паркы иртәнге сәгать алтыдан гөр килеп тора иде. Халык алды...
30 сентябьрдә республиканың мәгариф оешмалары – колледжлар, техникумнар, мәктәпләр көче белән ярминкә уздыручы “Казан” агросәнәгать паркы иртәнге сәгать алтыдан гөр килеп тора иде. Халык алдында үз товары белән сынау тоткан студенларның һәм мәктәп укучыларының да, Казан халкының да әлеге ярминкәгә таңнан аяк басуы, ТР ның премьер министры урынбасары- ТР ның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның әлеге бәйрәмгә билгеләнгән вакыттан алдан килеп җитүе дә бу ярминкәнең үзенчәлекле, мәртәбәле булуы турында сөйли иде. Һәм ул шулай, көтеп алганча булды да. Мәгариф тармагының 200 дән артык коллективы башкаланың үзәк ярминкәсенә көн дәвамында сәүдә итәргә җитәрлек табигать байлыгы - 42 тонна бәрәңге. 12 тонна кәбестә, 9 тонна кишер, 11 тонна чөгедер, республика елга-күлләреннән яңа тотылган, тозланган, ысланган балык, терлек, кош ите, бал, алма һәм башка төр прдуция алып килгәннәр иде. Сәүдә рәтләрен карап чыкканнан соң, Энгель Нәүәп улы ярминкәгә балалар хезмәтен өлкәннәрнекедәй тиңләп, зурлап килгәннәре өчен Казан халкына рәхмәт әйтте, сәүдә рәтләренең көзге муллыктан сыгылып торуыннан канәгат калуын белдерде. Ярминкә мәйданында көн дәвамында җыр яңгырады. Шундый тырыш хезмәтләрен искә алып, укучыларга билге куйганда бер бал өстәргә онымагыз, хөрмәтле укытучылар!
Комментарийлар