Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы – шәхеснең рухи дөньясын формалаштыручы

“Укытучының биниһая хезмәтен искә алып, аңа бер заман һәйкәл куярлар әле. Миллионлаган кешеләр, хөрмәтле укытучыларын искә алганда, шул һәйкәл янына барып, аның нигезенә чәчәк салырлар, чал башларын иярләр. Бу укытучының хезмәтенә мәңгелек хөрмәт булыр”. Әлеге гаҗәеп сүзләр Г.Әпсәләмовның “Яшел яр” әсәреннән. Ә нигә моңа кадәр куелмаган икән ул хөрмәт билгесе һәйкәл?

 Укытучы – яшь шәхеснең рухи дөньясын формалаштыручы, җәмгыятьнең ышанычлы кешесе; җәмгыять аңа иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәне – балаларны – үзенең өметен, киләчәген ышанып тапшыра. Мин дә үз укытучыларым, коллегаларым кебек үк бөтен барлыгым белән шушы өметне акларга, балалар, әти-әниләр күңеленә иң якын кеше булырга телим.

 Булдыклы, сәләтле балалар бездә бик күп. Аларның нәрсәне белүе, нәрсәгә өйрәнүе генә түгел, бәлки нәрсәгә ышануы, нинди максат өчен хезмәт итәргә әзер булуы бик мөһим. Шуңа күрә без баланың рухи дөньясын, әхлак сыйфатларын тәрбияләргә, дөньяга карашын формалаштырырга тиешбез. Ә үзләрен борчыган сорауларга җавапны укучылар, барыннан да элек, мәктәптә, дәрестә алалар. Бары тик һәр укытучыдан яшьләр белән компетентлы һәм ышандырырлык эш алып бару таләп ителә. Укучыга киңәш яки берәр сыйфатына бәя бирәм дисәң, үзеңнең дә билгеле бер дәрәҗәдә әлеге сыйфатка ия булуың зарур. Укыту-тәрбия эшенең югары дәрәҗәдә оештырылуы мөгаллимнең профессиональ осталыгына, эрудициясенә һәм гомуми культурасына да бәйле. Моңа кадәр укучыга белем һәм күнекмәләр бирү, шәхес тәрбияләү төп максатыбыз булса, хәзер яңа таләпләр буенча, тормышта югалып калмастай, компетентлы, белемле кешеләр әзерләү юлларын эзлибез. Чөнки җәмгыятькә “хәзер” һәм “шушы урында” эшләрдәй, җаваплы, тормыш өчен өлгергән яңа буын вәкилләре кирәк! Замана укытучысының беренчел бурычы – мөстәкыйль рәвештә профессиональ һәм интеллектуаль яктан даими үсәргә сәләтле кешеләр әзерләү. Нинди булыр ул – киләчәк кешесе? Аңа күп мөмкинлекләр тудырыла, ләкин аннан тагын да күбрәк таләп тә ителәчәк. Ә бездән, балаларыбызны тиешенчә тәрбияли алмасак, күбрәк тә соралачак. Хакыйкать буенча, бар нәрсә дә балачактан башлана: яхшылык та, яманлык та.

“Һәр ел саен бездә укытучы – төрле тәҗрибәләр корбаны”, - дип язган иде шаярулы шигырендә үземнең укытучым. Ләкин әлеге яңалыклар каршында югалып калырга, нидер көтеп торырга ярамый – Вакыт ашыктыра! Укучыларымның күңеле чиксез дәрәҗәдә бай булуын, иҗтимагый ихтыяҗларның һәм шул исәптән кешегә карата таләпләрнең дә күптөрле булуын искә алып, һәр мизгелнең кадерен белеп, һөнәри осталыкны камилләштерү, белемнәрне тирәнәйтү өстендә эшлим. Укыту процессының барлык очраклары өчен яраклаштырылган әзер программалар һәм технологияләр була алмаганга күрә, еллар буена тупланган уңай тәҗрибәне алып, укыту-тәрбия эшендәге яңалыкларны кулланып, киләчәккә курыкмыйча атларга тиеш бит мин дә.

Балага бирелгән белем, төрле күнекмәләр, тормыш тәҗрибәсе, баланың күптөрле һәм күпкырлы эшчәнлеген оештыру – болар укытучы хезмәтенең гомуми атамалары гына. Аларны тормышка ашырганда гаять күп көч сарыф ителүен мөгаллим үзе һәм аның гаиләсе генә беләдер. Чөнки укытучының “эштән өйгә кайтуы” да шартлы гына. Мәктәп үзе дә аңа ияреп кайта! Шуңа да карамастан, аның хезмәтенә һәркем бәя дә бирә ала бит әле. Бәяләүчеләр арасында да төрле фикерлеләр бар. Ләкин шуңа да карамастан, укытучы һәркем өчен якын, сизгер, киң күңелле,башкаларны аңлый белә торган кеше ул. Безнең гомернең иң матур, хыялый чоры – үсмер чорыбыз нәкъ менә шушы изге күңелле, шагыйрьчә әйтсәк, “иң гүзәл кеше”ләр янәшәсендә үтә бит. Димәк, кешенең күңелен, рухын тәрбияләүдә дә укытучының өлеше гаять зур.

Үз кичерешләремне, күзәтүләремне барлап чыкканнан соң, нәтиҗә ясадым: бар икән бит инде Укытучыга һәйкәл! Ул һәркем үзе генә күз салырдай урында – кешеләрнең күңел түрендә!
 

Рузилә Фәйзрахман кызы СӘФӘРОВА,
Минзәлә районы Габделхәй Сабитов исемендәге Югары Тәкермән төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ