Логотип Магариф уку
Цитата:

«Киләчәк уеннары»на 500 дән артык медицина белгечләре җәлеп ителгән

«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирында катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү максатыннан төбәк һәм федераль оешмалардан 500 дән артык белгеч җәлеп ителгән.

Ярышлар һәм тамашачы зоналарында мобиль бригадалар һәм  «ашыгыч ярдәм»  бригадалары, шулай ук 20 медпункт эшләячәк, дип хәбәр итә Казанның рәсми сайты. 

«Медицина хезмәте Казанда «Киләчәк уеннары» турнирын ачу һәм үткәрү белән бәйле чараларны тәэмин итәргә әзер. Турыдан-туры һәм консультатив медицина ярдәмен оештыруга 583 белгеч җәлеп ителде. Төрле юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтү өчен учреждениеләр билгеләнде. Спорт дәваханәсе ачылды. Эвакуация буенча күнекмәләр уңышлы уздырылды, персонал ярышларны үткәрү объектлары белән танышты», – дип хәбәр итте журналистларга РФ сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов.

Медпунктлар һәм мобиль бригадалар ярышлар уза торган барлык объектларда да эшләячәк. Алар медикаментлар  һәм ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар белән комплектлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез: «Киләчәк уеннары» турнирында 107 илдән 2 меңнән артык спортчы катнаша. 3 мартка кадәр алар заманча технологияләрне, цифрлы мохитне һәм физик активлыкны берләштергән 21 дисциплина буенча көч сынашачак.

Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ