Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләчәктә нинди белгечләргә ихтыяҗ булачак

Татарстан Хезмәт министрлыгы киләчәктә нинди белгечләргә ихтыяҗ булачагы турында сөйләде.

Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының якын җиде елга (2024–2030 еллар) кадрларга ихтыяҗы 173 мең кешедән артып китә. 2024 елга гына да предприятиеләр 36,2 мең кешене укытуга ихтыяҗ белдерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Иң зур ихтыяҗ урта һөнәри белем системасына — 61 процент, шул исәптән эшче һөнәрләргә — 32 процент, ә бу — 11,5 мең кеше. Эшче һөнәрләргә кадрларны тизләтелгән әзерләү юнәлешендә гомуми санның 21 процентына, яки 7,5 мең кешегә ихтыяҗ белдерелгән», — дип төгәллек керттеләр ведомствода.

Шунысы кызык: югары белемле белгечләргә фаразланган ихтыяҗ 18 процент яки 6,5 мең кеше генә тәшкил итә. Эш бирүчеләр югары уку йортларын төрле өлкәдә тәмамлаучылар белән кызыксына: саклану-сәнәгать комплексы, төзелеш, эшкәртү производствосы, сәламәтлек саклау, транспорт һәм мәгариф. Соңгы елларда шундый тенденция дәвам итә.

Республика икътисадының 2024–2030 елларга кадрлар әзерләү ихтыяҗыннан чыгып, якын елларда республика хезмәт базарында машина йөртүчеләр, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, шәфкать туташлары, кондитерлар, аш-су осталары, тәрбиячеләр кирәк булачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ