Логотип Магариф уку
Цитата:

Күңел җылым, сиңа, әнием!

Әни!.. Якты кояшка тиң, иң кадерле кеше ул. Ничә яшьтә булсак та, иң авыр вакытларда әнинең юатучы йомшак кулларын хәтерлибез. Башны сыйпап, бишек җырларын көйләүче, кайгы-шатлыкларны уртаклашучы, гом...

Әни!.. Якты кояшка тиң, иң кадерле кеше ул. Ничә яшьтә булсак та, иң авыр вакытларда әнинең юатучы йомшак кулларын хәтерлибез. Башны сыйпап, бишек җырларын көйләүче, кайгы-шатлыкларны уртаклашучы, гомер таянычы ул – әни. Ул – һәрберебез өчен иң кадерле, иң яхшы, иң матуры, гомумән, тормышта иң әһәмиятле кеше. Шушы өч хәрефтән торган сүзне күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы белән әйтәбез! Нәкъ Әниләр көнендә үз балаларына мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык аналарга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Шул максаттан чыгып, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Әниләр көне уңаеннан үз әниләре турында видеоязмалар әзерләде. Әлбәттә, бу, истәлек булып, әниләр күңелендә озак сакланыр.
Кадерледән кадерлеләребез! Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгыз- куанычларын күреп яшәвегезне телим.
Нәзирә МИҢНӘХМӘТОВА, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе укытучысы, сыйныф җитәкчесе
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ