Логотип Магариф уку
Цитата:

Күп балалы гаиләләр федераль үрнәктәге таныклык алачак

Төбәкләргә, шулай ук Президент карары нормаларын исәпкә алып, норматив базаны төзәтергә туры киләчәк.

Россиядә күп балалы гаиләләр үз статусын раслаган федераль үрнәктәге таныклык алачак. Бу хакта Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Российская газета» шул хакта яза.

Ведомство башлыгы Антон Котяков сүзләренчә, таныклыкның бердәм үрнәген хөкүмәт булдырачак. Документны тапшыру төбәкләр дәрәҗәсендә оештырыла.

«Мондый таныклыкны социаль яклау органнарында яки башка оешмаларда алырга мөмкин булачак, аларга мондый таныклык бирүгә төбәкләр тарафыннан вәкаләтләр биреләчәк», – дип ачыклык кертте министр.

Төбәкләргә, шулай ук Президент карары нормаларын исәпкә алып, норматив базаны төзәтергә туры киләчәк. Күп балалы гаиләләр банкы төзеләчәк, бу ярдәм чараларын билгеләгәндә, күп балалы гаилә статусын раслаучы документларны күрсәтмәү, шулай ук мөмкин булган ярдәм чаралары турында актив мәгълүмат җиткерү мөмкинлеге бирәчәк.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ