Логотип Магариф уку
Цитата:

Күп балалы гаиләләр яңа квартираларга күченә

Татарстанда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, быел 930 ятим бала торак алырга тиеш.

Алар өчен 1 млрд 742 млн сум күләмендә акча каралган.

«5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр» категориясендә быел 28 алучы исәптә бар. Хәзер муниципалитетлар сертификатларны рәсмиләштерү өчен биргән исәп-хисап эшләрен тикшерү бара, дип хәбәр иттеләр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан.

Моннан тыш, быел 41 муниципаль берәмлектә 84 яшь гаилә торак алырга тиеш. Яшьләр министрлыгы тарафыннан «Электрон бюджет» системасында алар белән килешүләр төзелгән инде. 2024 елда мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльлеләр категориясендә 6 фатир алучы бар.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ