Логотип Магариф уку
Цитата:

“Күркәм гаилә – 2016” бәйгесе Биектауда старт алды

“Гаилә һәм мәктәп” журналы республика күләмендә оештырган “Күркәм гаилә” бәйгесенә быел өченче ел рәттән старт бирелде. Билгеле булганча бәйгенең 1, 2 нче этабы районнарда үтә һәм өченче этапка үтүчел...

“Гаилә һәм мәктәп” журналы республика күләмендә оештырган “Күркәм гаилә” бәйгесенә быел өченче ел рәттән старт бирелде. Билгеле булганча бәйгенең 1, 2 нче этабы районнарда үтә һәм өченче этапка үтүчеләр көч сынашырга башкалабызга юллама ала. Бәйгене быел җиңел кулдан биектаулылар башлап җибәрде. 


”Әлеге матур чара районда ноябрь аенда башланып китте. Баштан авылларда үтте. Аннан 5 төбәктә гаиләләр үзләрен төрле өлкәдә күрсәтте. Барлыгы 200дән артык гаилә катнашты. Һәм менә бүген иң-иңнәре  район мәдәният йорты сәхнәсендә”, - диде бәйгене оештыру комитеты рәисе – район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Зөлфия ханым Сафина. Бу көнне җанатарлар белән шыгрым тулы зал бик күркәм, бик матур 4 гаилә чыгышын күзәтте. Әлдермештән китапханәче Гөлнара һәм электрчы Марат берсеннән берсе матур, инсафлы өч кыз тәрбиялиләр. 20 ел гаилә штурвалы артында торган әтиләре гүзәл затлары белән бик тә бәхетле. Гөлнара белән Марат Ситдыйковлар Зур Битаман авылының горурлыгы дисәк тә ялгышмабыз. Әлеге нигездә бүгенге көндә 4 буын гөрләшеп яши. Дәү әниләре белән канат сыдырган оныклар карт әбиләренең җырларын да тыңлап үсә. Биектауда төрле милләт халкы дус һәм тату гомер итә. Әлеге матур үрнәкне  дә күрдек бу көнне. Өч бала тәрбияләүче шәфкать туташы Айгөл белән монтажчы Сергей Ташевцевлар да, 12 ел гаилә стажы булып 3 егет, 2 кыз тәрбияләүче хисапчы Елена белән агач остасы Олег Агеевлар да музыкаль осталыклары белән таң калдырды. Гомумән, һәр гаилә чыгышында әби-бабай тәрбиясе, ата-ана назы, туганлык җепләренең ныклыгы, хезмәт сөючәнлек, милли традицияләрне саклау – һәммәсе ачык чагылды.


Гаиләләргә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов изге теләкләрен җиткерде. “Гаиләләр ныклы булып, матур итеп яшәү өчен хәзер мөмкинлекләр җитәрлек. Шушындый бәйгеләр алга табан да дәвам итсен”,- диде тантанада Биектау районы хакиме Рөстәм Кәлимуллин. Жюри өстәле артында да гаилә ныклыгы хакында фикер алышу булып алды.”Татарстан буенча никахлар 6%ка кимеде. Узган ел район загсында 218 гаилә кушылса, аерылышучылар саны 132 пар булды”, - ди районның загс бүлеге җитәкчесе Нурзидә ханым Җиһаншина. Чынлап та инде корылган гаиләләрне саклау өчен дә төрле мөмкинлекләрне кулланырга кирәк. Әлеге бәйге бу өлкәгә саллы өлеш кертер, дигән өмет зур. Бу хакта “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова да үз чыгышында искәртте һәм Биектау җирлегендә үткән бәйгедән Галимовлар һәм Агеевларның республикада район данын якларга чакырды.


Башка районнарны да әлеге үрнәктә “Күркәм гаилә” бәйгесенә кушылырга чакырабыз. Бәйгенең Нигезләмәсе белән сайттан таныша аласыз.
Надия Шәйхетдинова. 


DSC_0516 DSC_0517 DSC_0520 DSC_0526 DSC_0531 DSC_0551 DSC_0560


Гөлүсә Закирова фотолары. 


 







































Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ